

Бөре шәһәрендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Баһадирлар уены” спорт-патриотик бәйрәме үтте. Быел ул 5нче тапкыр уза.
Бәйрәмнең максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, үсеп килүче яшь буынны патриотик тәрбияләү, автомобиль спортын үстерү һәм тарихи хәтерне саклау.
Кунаклар өчен “Гонки на выживание” - стандарт автомобильләрдә узышлар оештырылды.
Ә реконструкторлар Александр Матросов батырлыгының 80 еллыгына багышланган тарихи реконструкция үткәрде. Биредә 1943 елның 27 февралендә Чернушка авылы янында якташыбыз Александр Матросов иптәшләрен коткарып, батырлык кылды.
Беренче тапкыр табалар ыргыту буенча республика чемпионаты узды. Бәйрәмдә, барлык конкурслардан тыш, кунаклар өчен һөнәр осталары сувенирлары белән уникаль локация оештырылды. Балалар да игътибарсыз калмады. Казаклар “Сполох” хәрби-спорт уенын оештырды. Балалар автоматны сүтеп җыю, магазинны патроннар белән тәэмин итү һәм аның разрядкасы кебек дисциплиналарда катнашты.
Башкортстанның “Хәвефсезлек мәктәбе” хәрәкәте барлык теләүчеләрне беренче ярдәмне ничек күрсәтергә өйрәтте. Ә иң киңкүләм уен булып урман массивының матур территориясе буенча йөгерү ярышы - “Снежный трейл” уены булды.