Яңалыклар
22 февраль 2023, 04:30

Салкынайта...

Күңелләр җылы көтсә дә, февраль – кыш ае шул...

funart.profunart.pro
funart.pro

Башгидрометүзәк синоптиклары алдагы өч көнгә һава торышына фараз бирде.

Бүген, 22 февральдә, бераз кар явачак. Юлларда – кар сырынтылары, бозлавык. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан исә. Һава температурасы -2...-7 градус булачак.

Пәнҗешәмбе, 23 февральдә, шулай ук кар көтелә. Җил төньяктан исүгә борылачак. Термометр баганалары төнен -8...-13 градус күрсәтсә, көндез -4...-9 градус тирәсендә торачак.

Җомга, 24 февральдә, кайсыбер районнарда буран фаразлана. Төньяк-көнбатыш, көнбатыштан искән җил вакыты белән көчәячәк. Һава температурасы төнен -15...-20 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез -9...-14 градус булачак.

Бу бәйрәм-ялларда юлга чыгучылар күп булыр, мөгаен. Бик сак һәм игътибарлы йөрегез дип кисәтә водительләрне автоинспекторлар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас