+21 °С
Облачно


Махсус хәрби операциядә катнашучы Башкортстан егете янәшә торган ике хәрби автомобиль арасына шпагатка утырган.
Республика батальоннарының берсендә хезмәт иткән солдатның мондый осталыгы турында “Башкорт батальоны” телеграм-каналында урнаштырылган видеода хәбәр ителә.
“Жан-Клод Ван Даммга сәлам җибәрәм”, – ди егет.
Исегезгә төшерәбез, билгеле актер берничә ел элек ике йөк машинасы арасында шундый трюк ясаган иде.