Яңалыклар
21 февраль 2023, 10:13

“Солдатларга отпуск ешрак бирергә кирәк”

“Хәрби операциядә хезмәт итү гаять күп көч таләп итә”, – ди ил җитәкчесе.

youshatir.ruyoushatir.ru
youshatir.ru

Бүген, 21 февраль көнне, Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка юллама белән мөрәҗәгать итә.

Әлбәттә, ил җитәкчесе махсус хәрби операциягә, халыкара бәйләнешләргә тукталмый кала алмады.

“Махсус хәрби операциядә хезмәт итү гаять күп көч таләп итә. Сугышчылар өчен отпусклар бирергә тәкъдим итәм: ким дигәндә ярты елга бер тапкыр 14 көннән дә аз булмаган отпуск бирергә кирәк. Бу – юлга киткән вакытны исәпкә алмыйча. Һәр сугышчының гаиләсен күрү, якыннары белән бергә булу мөмкинлеге булсын”, – диде Владимир Путин.

Ул солдатларга акчалата ярдәм, яраланганда социаль түләүләр һәм медицина ярдәме мәсьәләләре буенча хәбәрдармын, диде. Бар сораулар да хәл ителмәгән һәм һәр очракны аерым карарга кирәк, дип белдерде ил җитәкчесе.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас