

Русия Президенты Владимир Путинның Федераль җыелышка Юллама белән мөрәҗәгате башланды. Үзәк тема – махсус хәрби операция булыр дип көтелә. Шулай ук ил Башлыгы Русиянең икътисади үсешенең төп юнәлешләренә тукталачак.
Традиөия буенча чарада Министрлар Кабинеты әгъзалары, депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар катнаша. Алардан тыш, быел чарага махсус хәрби операциядә катнашучылар да чакырулы. РФ Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләренә караганда, Юлламаның хронометражы бер сәгать чамасы булачак.
Туры трансляция илнең барлык төп телеканалларында һәм интернетта бара.
Исегезгә төшерәбез, былтыр Юллама булмады. Владимир Путин моның сәбәбе дип “нәҗтиҗәләрен барлап җитешү авыр булган вакыйгаларның динамик тизлеген” атады.