

33 мәктәп үз укучылары исемен йөртәчәк.
Башкортстанда 33 мәктәп Советлар Союзы геройлары һәм республиканың абруйлы кешеләре исемен йөртәчәк.
Бу хакта карар хокук мәгълүматы порталында куелды. Шул ук документ нигезендә, фасадларында мәктәпне тәмамлаган, Украинада батырларча һәлак булган укучыларының исемнәре мәңгеләштерелгән мемориаль тактаташлар урнаштырылачак белем учаклары исемлеге расланды.
Бу эшләрнең финанс якларын Башкортстанның шәһәр һәм район хакимиятләре үз өстенә ала. Уфаның 65 санлы татар гимназиясе Гази Заһитов исемен йөртәчәк!
Геройларыбыз исемен йөртәчәк мәктәп һәм лицейлар исемлеге белән шушында ук танышып була.