

Былтыр "Росреестр"ның төбәк бүлегенә торак һәм коммерция биналары буенча ипотека килешүләрен теркәүгә 97 мең гариза бирелгән. Аларның 82 проценты электрон рәвештә булган. Ел башында бу күрсәткеч нибары 52 процент тәшкил иткән.
"Росреестр"ның БР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Мартынова белдерүенчә, ипотека килешүләрен теркәү аерым контрольдә тотыла. 2023 елда ипотека теркәтү буенча электрон гаризалар күрсәткеченең 90 процентка җитүе көтелә.
Әлеге вакытта "Бер көн эчендә электрон ипотека" проекты АО «Тинькофф Банк», ПАО «Сбербанк», ПАО Банк ВТБ, АО «Банк Дом РФ», ПАО «Совкомбанк», ПАО «АК БАРС», АО «Россия» эре кредит оешмалары тарафыннан актив гамәлгә ашырыла.
"Бер көн эчендә электрон ипотека" һәм документларны электрон рәвештә тапшыру, гражданнарга һәм малтабарлыкка, МФЦга бармыйча, ипотека килешүләрен һәм өлешләтә катнашу килешүләрен читтән торып теркәргә булыша. Шулай ук документларны бер көн эчендә теркәү мөмкинлеген бирә. Ә ипотеканы стандарт теркәү вакыты 7дән алып 9 көнгә кадәр җитә. Электрон ипотеканы рәсмиләштерү вакыты операция чыгымнарын киметү һәм документ әйләнешен гадиләштерү исәбенә тәэмин ителә.
Ведомство белгечләре раславынча, 2020 - 2022 елларда Башкортстанда "Росреестр"ның электрон рәвешендәге хезмәтенә зур сорау туган. 2020 елда күчемсез милекне дәүләт теркәтүенә 181 мең гариза килгән булса, 2022 елда аларның саны 276 меңнән артып киткән.