Яңалыклар
17 февраль 2023, 04:11

“Безнең егетләрне Стамбул урамында менә шулай сәламлиләр”

Коткаручы егетләребез Төркиядән кайта.

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Билгеле булуынча, Төркия һәм Сүриядә җир тетрәүдән соң Русия коткаручылары әлеге илләргә ярдәмгә ашыкты.

Хәрабәләр арасыннан кешеләрне коткарырга Башкортстаннан да волонтер-коткаручылар барды. Кайсыберләре, рәсми отпускта булуларына карамастан, фаҗига урынына барып ярдәм итүне өстен күргән. Барулары бушка булмады. Алар 6 кешенең гомерен саклап калды. Җимереклекләр арасыннан 54 кешенең мәетен чыгардылар.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коткару эшләренә үз теләкләре белән кушылучыларга рәхмәтен җиткерде. “Хәтта бер кешене генә коткарсалар да, димәк барулары бушка булмаячак, дип әйткән идем”, – диде төбәк җитәкчесе бу атна башында.

Хәзер инде коткару эшләре ахырына якынлашты. Безнең коткаручы-ирекмәннәр өйләренә кайтыр юлда.  

“Егетләр, рәхмәт. Сез бурычыгызны лаеклы башкардыгыз”, – дигән бүген үзенең Вконтакте сәхифәсендә Радий Фәрит улы.

Язмасы ахырында ул видео урнаштырган һәм: “Ярдәм өчен рәхмәт белдереп, менә шулай сәламлиләр безнең егетләрне Стамбул урамнарында”, – дип аңлаткан.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас