Яңалыклар
14 февраль 2023, 08:18

Гашыйклар көнендә өйләнешкәннәр

Яшьләрнең бәхетле һәм мәхәббәтле булуларын телибез!  

klublady.ruklublady.ru
Фото:klublady.ru

Республикада 14 февральдә – Изге Вәли көнендә гашыйкларның чәчләрен чәчкә бәйләү традициясе быел да дәвам итте. БРның Юстиция эшләре бунча дәүләт комитетында сөйләүләренчә, бүген никахларын теркәү гаризасы белән 91 пар мөрәҗәгать иткән. Аларның күбесе – 28е – Уфада никахларын теркәргә теләгән. 14гариза белән Киров районы ЗАГСына мөрәҗәгать иткәннәр. 6 гариза –  Совет районы ЗАГСына, дүртәр гариза  беренче Октябрь һәм Ленин районы ЗАГСларына тапшырылган.

Республика буенча гашыйклардан иң күбе  – 9 гариза – Стәрлетамак шәһәре ЗАГСларына тапшырылган. Учалы һәм Стәрлетамак районы ЗАГСларында 6шар гариза кабул иткәннәр. Октябрьский шәһәре ЗАГСында  бүген 5 пар чәчләрен чәчкә бәйли.

Яшьләрнең бәхетле һәм мәхәббәтле булуларын телибез!  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас