

Төркиядә җир тетрәгәннән соң хәрабәләр арасыннан кешеләрне коткарырга Башкортстаннан да волонтер-коткаручылар барды.
Алар җимереклекләр арасыннан 5 кешене коткарган һәм 17 кешенең мәетен чыгарган. Бу хакта бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән оператив киңәшмәдә Республиканың гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров хәбәр итте.
“Безнең коткаручылар 14 яшьлек малайны һәм аның әти-әнисен коткарды. 41 яшьлек хатынны һәм 18 яшьлек егетне Торин кушаматлы эт тапты, – диде Гомәров. – Безнең коткаручылар караңгыда да эшләде. Үзләрен жәлләмәде, ял итеп тормады. Шуңа нәтиҗәләр бар”.
Радий Хәбиров коткару эшләренә үз теләкләре белән кушылучыларга рәхмәтен җиткерде.
“Хәтта бер кеше генә коткарсалар да, димәк барулары бушка булмаячак, дип әйткән идем. Алар биш кешене коткарган. Безнең Төркиядәге вәкилгә рәхмәт, яхшы эшләде. Минемчә, безнең коткаручы-волонтерлар алдында торган бурычлар бу атнада тәмамланыр, мөгаен. Алар үз бурычларын үтәде. Коткаручыларны кайтару турында бу атнада төрек ягы белән сөйләшегез”, – диде төбәк җитәкчесе.