Яңалыклар
13 февраль 2023, 16:55

Мортаза Рәхимовның хәтерен ничек мәңгеләштерәчәкләре билгеле

Башкортстанның беренче президенты 2023 елның 11 гыйнварында вафат булды. 

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың тәүге президенты, танылган сәясмән һәм  җәмәгать  эшлеклесе Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимовның хәтерен мәңгеләштерү турындагы указга кул куйды.

Аның исемен республиканың 3 санлы гимназия-интернаты һәм Морак авылындагы гимназия йөртәчәк.

Моннан тыш, республика хөкүмәте – белем бирү учреждениеләренең  берсенә, ә Уфа хакимияте – башкала урамнарының берсенә Мортаза Рәхимовның исемен бирү тәкъдимен кертергә тиеш.

Уфада шулай ук Башкортстанның беренче президентына һәйкәл һәм Мортаза Рәхмов яшәгән йортка мемориаль тактаташ куелачак. Аның туган ягы Күгәрчен районы Тәвәкән авылында музей барлыкка киләчәк.

Республиканың Милли музеенда Башкортстанның беренче президенты эшчәнлеге буенча материаллар фондын җыя башлаячаклар. Тууына 90 еллыгына (2024 елда) аның хакындагы биографик энциклопедия бастырып чыгару планлаштырыла. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас