Яңалыклар
12 февраль 2023, 14:20

Тәҗрибә уртаклашу кирәк

Адыгея һәм Башкортстан арасында товар әйләнешен киңәйтү турында фикер алышабыз.

Тәҗрибә уртаклашу кирәкТәҗрибә уртаклашу кирәк
Тәҗрибә уртаклашу кирәк

“Бүгенге заман яңа партнерлар эзләргә, иң яхшы тәҗрибәң һәм практикаң белән Русиянең башка төбәкләре белән дә уртаклашырга кирәклеген күрсәтә”, - дип язды төбәк Башлыгы Радий Хәбиров үзенең чираттагы постында. Һәм бүген Адыгея республикасы делегациясе белән эшләве турында хәбәр итте.

“Бүген Башкортстанда Адыгея Башлыгы Мурат Каральбиевич Кумпилов һәм аның җитәкчелегендәге делегация белән эшлибез.Үзебезнең индустриаль парклар, технопарклар төзүебез турында сөйлибез, Адыгея һәм Башкортстан арасында товар әйләнешен киңәйтү турында фикер алышабыз. Без, һичшиксез, аларга кызыклы булганны да, безгә нәрсә кызыклы булганны да ачыкларбыз”, - дип язды ул.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас