Яңалыклар
12 февраль 2023, 06:30

Индустриаль парк яңа мөмкинлекләр ача

"Уфа" индустриаль паркы Шакша бистәсендә 2014 елда 13,6 гектар мәйданда барлыкка килгән. Биредә 18 резидент эшли, алар 1,6 мең эш урыны булдырган.

Индустриаль парк яңа мөмкинлекләр ачаИндустриаль парк яңа мөмкинлекләр ача
Индустриаль парк яңа мөмкинлекләр ача

Русиянең икътисади үсеш министры Максим Решетников һәм республика Башлыгы Радий Хәбиров “Уфа” индустриаль паркында булдылар. Преференциаль мәйданчык резидентлары проектлары белән таныштылар.

Әлеге индустриаль парк Уфаның Шакша бистәсендә 2014 елда 13,6 гектар мәйданда барлыкка килгән. Биредә 18 резидент эшли, алар 1,6 мең эш урыны булдырган.
Белоруссиянең "Амкадор" холдингының төзелеш мәйданында ашлык эшкәртү өчен машиналар һәм җиһазлар җитештерү буенча завод төзелә. Әлеге масштаблы проектка узган елның көзендә Беларусь Премьер-министры Роман Головченко һәм республика Башлыгы Радий Хәбиров старт биргән иде.
Башкортстанның Үсеш корпорациясе директоры Наил Габбасов визит вакытында яңа предприятиегә индустриаль парклар резидентларына преференцияләр биреләчәге турында сөйләде. Моннан тыш, республика Сәнәгатьне үстерү фонды ташламалы займ алуда ярдәм итәчәк.
Радий Хәбиров, быел җәй Уфада узачак X Русия һәм Беларусь төбәкләре форумы кысаларында җитештерүне башларганиятлибез, диде.
Индустриаль парк территориясендә Максим Решетников һәм Радий Хәбиров шулай ук "Кроношпан-Башкортстан" предприятиесендә булдылар. Предприятие ДСП плитәләре һәм ламинатланган плитәләр дә чыгара

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас