

Кичә Русия икътисади үсеш министры Максим Решетников белән төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанның икътисади үсешенә кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләште.
Төбәк җитәкчесе Мәскәү кунагына нәтиҗәле уртак эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде.
- Хөрмәтле Максим Геннадьевич! Республикага килү мөмкинлеген тапканыгыз өчен рәхмәт. Эш программасы кысаларында без үсеш нокталарыбызны күрсәтергә, уртак карарлар таләп итүче актуаль мәсьәләләрне карарга тырыштык, – диди Радий Фәрит улы. - Русия Икътисади үсеш министрлыгы командасы белән тыгыз хезмәттәшлек җайга салыну мөһим, һәм без төбәк үсешенә ярдәм итүче киң инструментарийлар өчен бик рәхмәтле. Без аларны мөмкин кадәр киң кулланырга тырышабыз.
Русиянең икътисади үсеш министры төп тармакларда тотрыклылыкны тәэмин итү буенча төбәк хакимиятләренең эшчәнлеген югары бәяләде.
– Безнең өчен Башкортстанның төрле стимул чаралары тәкъдим итә торган проектларны гамәлгә ашырудагы тәҗрибәсе мөһим, - диде Максим Решетников. - Шул ук вакытта сез федераль программаларны үз карарларыгыз белән оператив рәвештә тулыландырасыз, алар республиканың конкрет ихтыяҗларын чагылдыра. Бу тәңгәлдә сезнең продуктив эшегез хөрмәт уята.