Яңалыклар
12 февраль 2023, 05:47

Алты көннән соң да исәннәр табыла

Башкортстан коткаручылары Төркиядә бер гаиләне коткарган.

Алты көннән соң да исәннәр табылаАлты көннән соң да исәннәр табыла
Алты көннән соң да исәннәр табыла

Төркиядә үз теләге белән коткару эшләрендә катнашучы башкортстанлылар алты көн җимерекләр астында яткан гаиләне коткарган. Бу хакта республика Башлыгы үзенең телеграмм-каналында хәбәр итте.

“Безнең егетләр эшли. Һәм алар бер генә кешене коткарса да, без барысы да юкка түгеллеген аңаячакбыз! Эшләгез, туганнар!”- дип язды Радий Фәрит улы Төркиядә төшерелгән видеога карата.

Башкортстан коткаручыларының берсе эшләүләренең икенче көне ахырына якынлашканда җимерекләр астында ир, хатын һәм баладан торган гаиләне табуларын хакында хәбәр итә.

“Бу вакыйга бик дулкынландырды. Алты көн үткәч тә җимерекләр астыннан тере кешеләрне табу мөмкин”,- дип хис-кичерешләре белән уртаклаша ул.

Исегезгә төшерәбез, Радий Хәбиров тәкъдиме белән Төркиягә 25 ирекле коткаручыдан торган төркем юлланды. Алар отпуск ялында була торып, фаҗига булган илгә ярдәмгә ашыгучы професссиональ коткаручылар. Алар әле Кахраманмараш шәһәрендә эшли.

 

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас