Яңалыклар
12 февраль 2023, 07:28

Алдагы атнага һава торышы билгеле

Февраль бураннары да озак көттермәстер, бәлки. 

Синоптиклар  өч көнгә һава торышын фаразлады. Башгидромет үзәге мәгълүматлары буенча, бүген республикада урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә. Һава температурасы көндез -5, -10 градус салкын.

Дүшәмбе көнне, 13 февральдә, шулай ук бераз кар явуы фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, көчле түгел. Һава температурасы төнлә -7, -12 градус, аязытканда -15, -20 градуска кадәр. Көндез -4, -9 градус салкын.

Сишәмбе көнне дә, 14 февральдә, бераз кар явачак, диләр синоптиклар. Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә -7, -12 градус, аязытканда -15, -20 градуска кадәр. Көндез, моннан алдагы көндәгечә,  -4, -9 градус салкын.

Алдагы көннәрдә һава торышы әллә ни үзгәрмәячәк, диләр “Башгидромет” белгечләре. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас