

Кичә Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров эш визиты белән Илеш районында булды.
Ул «Үзәк» МТС ДУСПның 1200 башка исәпләнгән сөт комплексы төзелеше буенча инвестпроектын гамәлгә ашыруның барышы, «Орленок» балалар сәламәтләндерү лагере эше белән танышты, «Мәгариф объектларына капиталь ремонт» федераль программасы буенча ремонтланган Югары Яркәйдәге 4нче урта мәктәптә булды. Шулай ук авыл советы авыл хакимияте башлыкларының зона семинарында катнашты.
"Без сезнең белән бик мөһим бурычларны үти торган бер зур команда. Нәкъ менә сез, хөрмәтле башлыклар, кешеләр белән аралашасыз, иң борчыган мәсьәләләрдә халыкка ярдәм турында беренче карарлар кабул итәсез. Безнең икътисад һәм социаль-сәяси өлкәнең торышы сезнең эш сыйфатына бәйле», - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
"Безнең эш чорына җиңел еллар туры килмәде. Без коронавирус инфекциясе белән көрәштек, Ватанны саклаучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итәбез. Бу зур эшегез өчен һәрберегезгә рәхмәт әйтәсем килә. Махсус хәрби операциядә һәлак булганнар гаиләләре-безнең даими кайгыртуга мохтаҗ гаиләләр», - диде төбәк башлыгы.