Бу көннәрдә республикада җылыта, дип хәбәр итәләр синоптиклар.
Башгидромет мәгълүматы буенча, бүген бераз кар явып узачак. Аерым районнарда бозлавык күзәтеләчәк. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исүчән җилгә күчәчәк. Һава температурасы көндез -4, -9 градус.
Иртәгә, 10 февральдә, урыны белән бераз кар явуы фаразлана, юлларда бозлавык булачак. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә -7,-12 градус, аязытканда -17 градус салкынга кадәр. Көндез -2,-7 градус салкын.
Шимбә көнне, 11 февральдә, урыны белән кыска вакытлы кар явып узачак. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, көчле түгел. Һава температурасы төнлә -9,-14, аязытканда -19 градус салкынга кадәр. Көндез -5, -10 градус.
Чыганак: bashinform.ru