

Эшләп кенә йөрер яшьтә булса да...
Аскын районы халкы бүгенге иртәне авыр хәбәр белән каршылады.
Район хакимияте башлыгы Динис Йосыпов социаль челштәрләрдәге үз битендә беренче урынбасары Рамил Харрасовның вакытсыз иртә бакыйлыкка күчүе турында хәбәр итте.
“Минем уң кулым, һәрвкыт таянырга мөмкин булган дустым, чын кеше Рамил бакыйлыкка күчте. Ул яшьнәп яшәр мәлендә китте, аңа апрельдә 44 яшь тулырга тиеш иде...
Рамил Наил улы безнең күңелләрдә тирән белемле, ачык, кечелекле, изге күңелле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер кеше булып калыр.
Рамил Наил улы, син безгә һәрвакыт җитмәячәксең. Син мәңге безнең хәтерләрдә булырсың… Туганнары һәм якынарының тирән кайгысын уртаклашам. Мин сезнең белән бергә кайгырам!”
“Бик кызганыч, бик иртә китте. Шундый яхшы кеше иде, яшь һәм булдыклы, кешелекле кеше иде Рамил Наил улы”. “Урыны җәннәттә булсын”, – дип якыннарының кайгысын райондашлары да уртаклаша.
Якыннарына күркәм сабырлыклар бир, Ходай.