

БР Финанслар министрлыгы белдерүенчә, 2023 елда муниципаль берәмлекләр территорияләрен төзекләндерү һәм гражданнарның яшәү шартларын яхшырту өчен 5 млрд. сумнан күбрәк акча бүленәчәк. Агымдагы елда Башкортстан Республикасы бюджетында торак-коммуналь хезмәтләр өчен 16 млрд сум бүлү каралган. Бу исә 2022 елга караганда 2 млрд. сумга күбрәк.
БР хөкүмәте премьер-министры урынбасары - финанслар министры Лира Игътисамова билгеләвенчә, муниципаль берәмлекләр территорияләрен төзекләндерү сыйфатлы киңлекләргә ия булудын тыш, гражданнарны, малтабарлык, кече һәм урта эшкуарлык вәкилләрен акчаларны актив файдалануга җәлеп итәргә булыша. Мәсәлән, элек икътисади яктан нәтиҗәсез булып саналган территорияләр яңача яши башлый, Башкортстанда яшәүчеләрне һәм туристларны үзенә тарту ноктасына әверелә.
Бүленгән 5 миллиард сум түбәндәге бурычларны гамәлгә ашыруга юнәтеләчәк:
- "Заманча кала мохитен төзү" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында 122 җәмәгатьчелек урыннарын төзекләндерүгә;
-Уфаның 450 еллыгына җәмәгатьчелек кинлекләрен әзерләүгә;
-уңайлы кала мохитен тудыру Бөтенрусия конкурсы җиңүчеләре булган 6 проект эшен тәмамлау һәм 2023 елга билгеләнгән 4 проект өчен;
- "Башкортстан ихаталары" программасын тормышка ашыру чикләрендә муниципаль берәмлекләрнең 206 ихата территорияләрен комплекслы төзекләндерү;
-күпфатирлы йортларда гомум милекне капиталь ремонтлауга дәүләт ярдәме күрсәтү. Атап әйткәндә, 250 лифтны алмаштыру, 1200 подъездны һәм 30 түбәне ремонтлау;
-тышкы яктырту системаларын яхшырту программасын тормышка ашыру.
БР Хөкүмәте сайты.
Фото:telegra.ph