Барлык яңалыклар
Яңалыклар
5 февраль 2023, 14:44

Александр Матросов батырлыгы онытылмас

Дошман амбразурасын үз тәне белән каплаган батырның тууына бүген – 99 ел.

gazeta-bam.ru
gazeta-bam.ru

 Дошман амбразурасын үз тәне белән каплаган Советлар Союзы Герое Александр Матросовның тууына бүген – 99 ел. 

Ул үсмер елларын Башкортстанда үткәрә. 7 сыйныфтан соң, 1942 елның сентябрендә Ырынбур ягындагы Краснохолм пехота училищесында укый башлый. Әмма укуын тәмамлый алмый, 1943 елның гыйнварында ук курсантлар Калинин фронтына җибәрелә. Анда Сталин исемендәге 91нче аерым Себер бригадасының икенче укчылар батальонында хезмәт итә башлый.

1943 елның 27 февралендә 2нче батальонга Псков өлкәсенең Локнян районы Чернушки авылындагы терәк пунктка һөҗүм итәргә дигән бурыч йөкләнә. Яугирләр урман аша үтеп аланга чыгуга, дошманның пулемет уты астына эләгәләр. Беренче пулеметны автоматчылар төркеме эштән чыгара, икенчесен дә туктатуга ирешәләр. Әмма өченче дзоттан атучы пулемет авылга керергә мөмкинлек бирми. Шул вакыт Александр Матросов Петр Огурцов белән дзотка таба шуыша башлыйлар. Дзотка якынлашканда, Огурцов каты яралана, Матросов юлын үзе генә дәвам итә. Ул амбразурага якынрак килеп ике граната ыргыта. Пулемет тынып кала. Яугирләр һөҗүмгә ташлануга, ул тагын ут ача. Шулчак Матросов сикереп торып дзотка ыргыла һәм амбразураны каплый. Шулай итеп, ул гомере бәрабәренә хәрби бурычны үтәргә ярдәм итә.

Александр Матросов Чернушки авылында җирләнә, соңыннан аны Псков өлкәсенең Бөек Луки шәһәренә күчереп җирлиләр.

1943 елның 19 июнендә аңа Советлар Союзы Герое дигән исем бирелә. Матросов батырлыгы дәреслекләргә ватанына мәхәббәт, куркусызлык, каһарманлык билгесе булып кереп кала.

Уфада Матросов истәлегенә ике һәйкәл урнаштырылган.

Чыганак: татарча “Википедия”.  

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: