Барлык яңалыклар
Яңалыклар
3 февраль 2023, 09:53

Яллар ничек килер?

Ялларга карый һава торышының бозыла торган гадәте бар...

stihi.ru
stihi.ru

Кышның соңгы аена да аяк бастык. Февральдә каты салкыннар булмаячак, диләр синоптиклар.

Бүген, 3 февральдә, әллә ни явым-төшем фаразланмый. Һава температурасы көндез -2... -7 градус, көньяк районнарда -12 градуска кадәр салкын булачак.

Ялларда – 4 һәм 5 февральдә – явым-төшем шулай ук көтелми. Төньяк-көнбатыш районнарда гына бераз кар яварга ихтимал. Термометр баганалары төнен -10...-15 градус салкын күрсәтсә, аязытканда -20...-25 градуска кадәр җитәчәк. Көндез һава температурасы -7...-12, урыны белән -2 градус булачак.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: