Барлык яңалыклар
Яңалыклар
2 февраль 2023, 09:51

1 февральдән срогы чыккан товарларны сатып алып булмаячак

Тикшереп карамадыгызмы әле?

inet-shops.ru
Фото:inet-shops.ru

1 февральдән Русия кибетләрендә срогы чыккан товарларны кулланучыларга сатуны блокировкалый торган технологияне тест рәвешендә башлап җибәрәчәкләр. Эксперимент 1 августка кадәр дәвам итәчәк. Шул рәвешле срогы чыккан товарларны сату мөмкинлеген бөтенләй булдырмаска ниятлиләр. Шулай ук бу яңалык  тарта, чәйни, исни торган тәмәкенең, кальян өчен тәмәкенең, кальян өчен составында тәмәке булмаган тарту катнашмаларын, шулай ук тәмәкене җылыту электрон системаларының законсыз әйләнешен контрольгә алга юнәлтелгән.

Роспотребнадзор эксперимент кайсыбер сөт продукциясенә, шешәләргә тутырылган  эчәр һәм минераль су төрләренә, сыра һәм кайсыбер аз алкогольле эчемлекләргә таралачак, дип белдерде. Сатуга рөхсәт ителмәгән товарлар “Гадел билге” маркировкалау системасы ярдәмендә күзәтеләчәк. Ведомство үзенең Телеграм-каналында эксперимент барышын күзәтеп барачагын белдерде.

“Роспотребнадзор пилот проектын гамәлгә кертүне хуплый һәм эксперимент барышын күзәтеп барачак. Срогы чыккан товарлар сатуны тыюны автоматлаштыру азык-төлек куркынычсызлыгы дәрәҗәсенә уңай йогынты ясаячак, гражданнарны сыйфатсыз һәм сәламәтлек өчен хәвефле товарларны сатып алудан саклаячак”, –  диелә күзәтчелек ведомствосы хәбәрендә. 

Чыганак: bashinforrm.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: