Барлык яңалыклар
Яңалыклар
1 февраль 2023, 11:21

Үзбәкстанга оча башлыйбыз

17 февральдән Башкортстаннан Үзбәкстанга туры авиарейслар ачыла. Бу хакта үзенең социаль челтәр битендә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

Үзбәкстанга оча башлыйбыз
Үзбәкстанга оча башлыйбыз

17 февральдән Башкортстаннан Үзбәкстанга туры авиарейслар ачыла. Бу хакта үзенең социаль челтәр битендә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

“Уфа-Самарканд” рейсы атнасына бер тапкыр җомга көнне билгеләнгән. Очу вакыты өч сәгать тәшкил итә.

“Бу бик яхшы яңалык дип саныйм һәм безнең әлеге юнәлештә рейс ачу теләгенең Үзбәкстандагы хезмәттәшләребез ягыннан хуплау табуына бик шатмын. Самарканд – чыннан да Азиянең иң үзенәлекле шәһәрләренең берсе, борынгы һәм матур. Гомумән, Үзбәкстанда карар әйбер күп. Ә Уфада һәм Башкортстанда кунакларга  күрсәтер җирләр күп. Ике як туристлары да канәгать булыр, дип уйлыйм”- дип язды ул.

Исегезгә төшерәбез, 1 февральдән Русиядән Казахстанга – Астана, Алма-ата, Атырау шәһәрләренә даими рейслар тергезелә.    

 

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: