Барлык яңалыклар
Яңалыклар
1 февраль 2023, 20:00

Сталинград сугышына багышланган күргәзмә

2 февральдә Уфаның “Русия – минем тарихым” тарихи паркында Сталинград сугышының 80 еллыгына багышланган мультимедиа күргәзмәсе ачыла.

Сталинград сугышына багышланган күргәзмә
Сталинград сугышына багышланган күргәзмә

2 февральдә Уфаның “Русия – минем тарихым” тарихи паркында Сталинград сугышының 80 еллыгына багышланган мультимедиа күргәзмәсе ачыла.

“Сталинград – җиңү тарихы” проекты - совет халкының якты киләчәк өчен көрәштә батырлык һәм каһарманлык символы булган шәһәргә багышланган Бөтенрусия күргәзмә проекты.
Сталинград сугышы - Бөек Ватан сугышында хәлиткеч сугышларның берсе. Аның масштабы, илебезне азат итүдә әһәмияте һәм нәтиҗәләре бәяләп бетергесез.

Юбилей датасына “Русия - минем тарихым” проекты һәм “Сталинград сугышы” музей командалары мультимедиа экспозициясе төзеде. Анда уникаль видеохроника, шул сугышны күргән кешеләрнең көндәлекләре һәм портретлары кертелгән.
- Күп кенә уфалылар өчен Сталинград гаилә тарихының бер өлеше булып тора. Нәкъ менә шушы сугышта 1941 елда күпчелек Уфа мәктәпләрен тәмамлаучылардан формалашкан 214нче укчылар дивизиясе авыр югалтулар кичергән, - дип сөйли тарихи паркның директоры Александр Гусев. - Сталинград сугышы тарихы тамашачы каршына хронологик тәртиптә бастырылачак.
- Безнең аудитория - төрле буын кешеләре. Ләкин нәкъ балалар, үсмерләр, яшьләр күргәзмәнең төп кунаклары булыр дип өметләнәм. Үсеп килүче буынга алар өчен таныш мультимедиа теле белән изге сугыш турында сөйләнәчәк. Күргәзмә кысаларында ил буенча дистәләгән чаралар: лекцияләр, яшьләр өчен интерактив дәресләр, кинолар күрсәтеләчәк, - ди «Русия – минем тарих» тарихи парклар ассоциациясе директоры, Русия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Иван Есин.
Күргәзмә 2 февральдә 15.00 сәгатьтә ачылачак.
Бу көнне күргәзмәгә керү ирекле булачак. Калган көннәрдә: билет хакы - 100 сум, студентлар һәм пенсионерлар өчен – 50 сум, мәктәп укучылары – бушлай.
Экскурсия хезмәте - 1000 сум.
Язылу өчен телефон: 286-60-66.
“Сталинград – җиңү тарихы” күргәзмәсе 23 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Сезне Уфа шәһәре, Менделеев урамы, 158нче йортта көтеп калалар.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: