Барлык яңалыклар
Яңалыклар
1 февраль 2023, 19:01

Социаль ярдәм чаралары

Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә үткәрелгән утырышта махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына социаль ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.

Социаль ярдәм чаралары
Социаль ярдәм чаралары

Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә үткәрелгән утырышта махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына социаль ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.

-  Бүген республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүче чаралар планы тормышка ашырыла. Әмма без балаларга, шул исәптән колледж һәм югары уку йортларында белем алучыларга аерым игътибар бирергә тиеш. Бездә 93 колледж эшли, анда 96 меңнән артык студент белем ала, шуларның 536сы - махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров. - Үз чиратында, төбәкнең 8 дәүләт вузында 89 меңнән артык студент белем ала. 122 кеше - махсус хәрби операциядә катнашучыларның баласы.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына ярдәм итү чаралары турында тулырак итеп мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин сөйләде. Урта һөнәри белем бирү өлкәсендә СВОда катнашучыларның балалары өчен 3 социаль ярдәм чаралары күрсәтелә: урта һөнәри белем бирү программалары буенча белем алучы балаларны бушлай кайнар ризык; урта һөнәри белем бирү программалары буенча белем алуга сертификат һәм уку чорына тулай торакларда урыннар белән тәэмин итәләр.

Хәзерге вакытта колледжлар тулай торакларында 153 укучы яши.  Тулай торакка мохтаҗ булган студентларның барысы да  яшәр урын белән тәэмин ителгән.

Югары белем бирү өлкәсендә шулай ук СВОда катнашучыларның балаларына ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: