Яңалыклар
1 февраль 2023, 03:38

Синоптиклар суыта дип кисәтә

Ничә градуска кадәр?

А.Бикмурзина.А.Бикмурзина.
Фото:А.Бикмурзина.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, бүген көндез, 1 февральдә, җитди явым-төшем көтелми. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә. Һава температуасы -3, -8 градус тәшкил итәчәк, көньяктан -13 градуска кадәр.

Пәнҗешәмбе көнне, 2 февральдә дә кар явуы көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә. Термометр баганалары төнлә -13, -18 градус салкын күрсәтсә, аязытканда кайсыбер районнарда  һава температурасы -20, -25 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -5, -10 градус салкын, урыны белән -15.

Җомга көнне, 3 февральдә, урыны белән кыска вакытлы кар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, көчле түгел. Һава температурасы төнлә -11, -16 градус, аязытканда -18, -23 градуск кадәр салкынайтачак. Көндез -3, -8, урыны белән -13 градус салкын.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас