Барлык яңалыклар
Яңалыклар
1 февраль 2023, 12:47

Февральдә ничек ял итәбез?

23 февральдә Русия Ватанны саклаучылар көнен билгели.

Февральдә ничек ял итәбез?
Февральдә ничек ял итәбез?

“23 февральдә Русия Ватанны саклаучылар көнен билгели. Быел ул пәнҗешәмбегә туры килә һәм ял көне булачак. 1 гыйнвар якшәмбегә туры килгәнлектән, аның ял көне 24 февральгә күчерелгән иде. Шул сәбәпле биш көнлек эш атнасы графигында эшләүчеләр 23 февральдән 26 февральгә кадәр ял итә. Алты көнлек эш атнасы буенча эшләүчеләргә шимбә, 25 февраль эш көне булачак”, – дип хәбәр итте Роструд үзенең Telegram-каналында.

Шунысын да онытмагыз, 22 февральдә бәйрәм алды көне булуын исәпкә алып, эш көне бер сәгатькә кыскартыла.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: