Барлык яңалыклар
Яңалыклар
1 февраль 2023, 15:37

"Алга" эшле итә

Әлеге вакытта бу ике тегү фабрикасына 370дән артык кеше эшкә урнаштырылган.

"Алга" эшле итә
"Алга" эшле итә

Хөкүмәт утырышында «Алга» махсус икътисади зонасы предприятиеләре өчен хезмәткәрләр сайлап алуны оештыру буенча фикер алыштылар.  
– «Алга» зонасының ике резидентының («Аркада һәм «Фабрика «ЗАСПОРТ» җәмгыятьләре) гомум ихтыяҗы якынча 600 кеше тәшкил итә, - диде Андрей Назаров. – «Аркада» өчен кадрлар сайлау буенча максатлы эш 2021 елда ук, ә ZASPORT фабрикасы өчен  узган елда башланды. Әлеге вакытта бу ике тегү фабрикасына 370дән артык кеше эшкә урнаштырылган.
Хөкүмәт утырышында Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленар Иванова «Алга» ның ике резидентын кадрлар белән тәэмин итү торышы турында сөйләде.
- Безнең беренче адымыбыз һәр резидент белән кирәкле персоналны укыту буенча чаралар планына кул кую булды, - диде министр. - Әлеге ике предприятиегә эшкә урнашырга теләүчеләрне укытуны безнең ведомство карамагындагы учреждение – дәүләт мәшгульлек хезмәтенең уку үзәге оештырды. «Санлы программа идарәсе белән тегү җиһазлары операторы» программасы буенча укулар «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында үтте. Гомумән алганда, 80 күчмә очрашу һәм вакансияләр ярминкәсе үткәрелде. Аларда 4,2 мең кеше катнашты. 2021 елдан башлап мәшгульлек үзәкләре юлламасы буенча 317 эшсез кеше укытылган, – диде Ленара Иванова.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: