Барлык яңалыклар
Яңалыклар
31 гыйнвар 2023, 19:40

Файдасын күрсеннәр

IT- белгечләр ташламалы ипотека алырга мөмкин.

dzen.ru
Фото:dzen.ru

Республикада IT-белгечләр өчен ташламалы ипотеканы 68 кеше алды. 2022 елда 424 млн. сумлык 65 кредит бирелде, тагын өчесе-32,62 млн. сум, ул 2023 елның гыйнварында хупланды.

Бу программа буенча максималь ставка еллык 5% тәшкил итә, әмма төбәк һәм банк программалары хисабына ул киметелергә мөмкин. Әйтик, 2022 елның декабрендә Башкортстан Хөкүмәте «ДОМ.РФ» акционерлык җәмгыяте белән Республика IT-компанияләре өчен ипотека кредитлары буенча ставкаларны 4% ка кадәр киметү турында килешүгә кул куйды.

Шул ук вакытта ил хөкүмәте "айтишниклар" өчен ташламалы ипотека алу кагыйдәләрен гадиләштерә. Мәсәлән, хәзер 18 яшьтән 50 яшькә кадәрге кешеләр (элек 22дән 44 яшькә кадәр иде) ташламалы торак кредитын алырга мөмкин. Минималь хезмәт хакы таләпләре дә кимегән: миллионлы шәһәрләрдә 150 меңнән 120 мең сумга кадәр, калган барлык урыннарда 120 меңнән 70 меңгә кадәр.

Исегезгә төшерәбез, әлеге программа буенча 18 млн. сумга кадәр кредит алырга мөмкин.

Моннан тыш, программа 2024 елда да киңәячәк дип планлаштырыла. Ярдәм чарасыннан тагын 20 меңгә якын IT-белгеч файдалана алыр дип көтелә. Өч ел эчендә, 2022-2024 елларда, программа Русиянең IT-компанияләренең 50 меңгә якын хезмәткәренең яшәү шартларын яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: