Барлык яңалыклар
Яңалыклар
30 гыйнвар 2023, 09:09

Балаларның дусты бакыйлыкка күчте

Аны Америкада да беләләр иде.  

Балаларның дусты бакыйлыкка күчте
Балаларның дусты бакыйлыкка күчте

Аны Америкада да беләләр иде.

 

 “Кот Леопольд”, “Крошка Енот” һәм  “мама Мамонтенка” персонажларын тудырган рәссам-куючы Вячеслав Назарук вафат. Бу хакта «Союзмультфильм»  киностудиясенең шеф-редакторы Сергей Капков хәбәр итә.

Советлар Союзы һәм Русия рәссам-мультипликаторы, сынчы Вячеслав Назарук 1941 елның  4 мартында туган.

Ул китапларга иллюстрацияләр ясаучы, күпсанлы картиналар авторы буларак та билгеле.

“О коте Леопольде”  мультипликацион фильмнар сериясе өчен рәссам 1985 елда СССР  Дәүләт премиясенә лаек булган иде.

Disney студиясе чакыруы буенча,  Америка мультипликаторларының шәхси мөрәҗәгате буенча, Вячеслав Назарук  АКШта  сурәт ясау теориясе, сынлы сәнгать һәм композицияләр буенча лекцияләр укыган.

Рәхмәт, оста! Тыныч ятыгыз. Миллионлаган балалар Сез иҗат иткән персонажларга тугры кала.

 

Балаларның дусты бакыйлыкка күчте
Балаларның дусты бакыйлыкка күчте
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: