Барлык яңалыклар
Яңалыклар
29 гыйнвар 2023, 20:56

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә

Юлларда сак булыгыз!

bashinform.ru
Фото: bashinform.ru

Башкортстанда  һава  торышы бозыла. Гадәттән тыш хәлләр министрылыгының БР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, иртәгә  томан төшүе, бозлавык булуы көтелә, юлларның кайсыбер өлешләрендә 500 метрдан ары күрүчәнлек начараюы бар.

Бүген төбәктә кичке 20.00 сәгатьтән алып иртәгә кичке 20.00 сәгатькә кадәр алмашынучан болытлы һава торышы өстенлек итәчәк.  Урыны белән кыска вакытлы кар явуы ихтимал, юлларда бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына  5-10 метр тизлектә.  Һава температурасы төнлә -8, -13°, аязытканда -16, -21°, көндез -5, -10°. Автомобиль юлларының аерым өлешләрендә  урыны белән томан төшәчәк, 500 метрдан ары күрүчәнлек кимиячәк. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: