Барлык яңалыклар
Яңалыклар
26 гыйнвар 2023, 11:06

Владимир Путин: Яшьләр фестивале булачак!

Русия президенты Бөтендөнья студентлар һәм яшьләр фестивале идеясен хуплады.

Владимир Путин: Яшьләр фестивале булачак!
Владимир Путин: Яшьләр фестивале булачак!

Президентка бу идеяне РУДН студенты Дарья Семенова тәкъдим итте. Студент кыз 2017 елда Сочида үткән Бөтендөнья студентлар һәм яшьләр фестивален кабатлауны сорады.

         Владимир Путин бүгенге гади булмаган шартларда бу яхшы идеяне гамәлгә ашыру җиңел булмавын билгеләде. Ул күп нәрсәнең властьлар теләгеннән генә тормавын, ә катнашучылар һәм халыкара оешмаларга бәйле булуын билгеләде. Шул ук вакытта президент мондый дәрәҗәдәге чараны оештыру өчен төбәк властьлары ярдәменең бик мөһим булуын ассызыклады.

         Владимир Путин шулай ук Русиянең халыкара чараларны югары дәрәҗәдә үткәрүен билгеләде. Ә инде идеяне тәкъдим иткән студент кызны фестивальне оештыруга җәлеп итәргә вәгъдә бирде.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: