Барлык яңалыклар
Яңалыклар
26 гыйнвар 2023, 12:53

Кайсыбер донорларга 5 мең сум акча түләячәкәр

Кайсыбер донорларга 5 мең сум акча түләячәкәр
Кайсыбер донорларга 5 мең сум акча түләячәкәр

Башкортстанда  100 тапкырдан да артыграк бушлай кан бирүчеләр ел саен 5 мең сум күләмдә акча алачак. Моңа кагылышлы закон бүген республиканың Дәүләт Җыелышы–Корылтайның пленар утырышында кабул ителде.

Бүгенге көндә төбәктә даими рәвештәбушлай кан банкын тулыландыручы  160тан артык кеше исәпләнә. Якынча мәгълүматлар буенча, әлеге түләүне бер тапкыр бирер өчен республика бюджеты чыгымнары  815 мең сум тәшкил итәчәк.

Кан доноры булу – бик мөһим һәм күпләр башкара алырлык хәйрия төре. Һәр процедура, бәлки, кемнеңдер коткарылган гомеренә бәрабәрдер, ә бәлки, бер генә дә түгелдер әле.  Донор булу сәламәтлек өчен хәвефсез. Ул гына түгел, фән даими рәвештә кан тапшыру организмны тизрәк тернәкләнергә дәртләндерәүен раслады. Кан тапшыру кеше сәламәтлегенең гомум  халәтендә дә уңай чагыла”, – дип белдерде парламент рәисе Константин Толкачёв.  

Республикада  Русиянең почетлы доноры исеменә лек 11 мең кеше исәпләнә.

Исегезгә төшерәбез,  18 яшьтән өлкәнрәк, гәүдә авырлыгы  50 килограммнан арткан, вируслы гепатит белән авырмаган һәм ВИЧ-инфекция буенча хәвеф төркеменә кермәгән һәркем кан доноры була ала.

Бушлай 40 һәм аннан да күбрәк тапкыр кан яисә  60 һәм аннан да күбрәк тапкыр  кан плазмасы тапшыручылар Почетлы донор була ала. 

Чыганак: bashinform.ru

Фото: techcraftools.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: