Башкортстанда "Авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр әйләнеше турында"гы федераль законга кертелгән үзгәрешләр көченә керде. Законга яңа маддә өстәлгән. Шуңа ярашлы, хәзер КФХ авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җир участокларын сатусыз 5 елга арендага ала ала.
БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов билгеләвенчә, Башкортстанда хуҗалык итүнең кече формалары АПК продукциясен җитештерүдә зур роль уный. 2012 елдан алып республикадагы фермер хуҗалыклары саны 1,8 тапкырга арткан. Яңа законга кертелгән үзгәреш республика фермерлыгында зур роль уйнаячак. Җирне сатусыз арендага алу мөмкинлеге үзенең хуҗалыгын актив үстергән фермерларга аеруча файдалы булачак.
Законга кертелгән үзгәрешнең төп максаты - дәүләт яки муниципаль милеккә караган җир участокларын биргәндә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләргә ташламалы шартлар тудыру. Шулай итеп, фермерлар җирне гадиләштерелгән тәртиптә ала алачаклар.
Шул ук вакытта мондый җир участогының максатлы тәгаенләнешен үзгәртергә ярамаячак. Аны өченче затка бирү тыела.
Фото:kartinkin.net