Барлык яңалыклар
Яңалыклар
25 гыйнвар , 10:10

Студентов бывших не бывает

Сез бу сүзләр белән килешәсезме? Студент чорындагы кайсы вакыйга аеруча истә калды?  

gtrk.tv
gtrk.tv

25 гыйнвар – Русиядә студентлар көне. Бу бәйрәмне хәзерге вакытта белем алучылар гына түгел, ә студент еллары артта калучылар да билгели.

Тарихка күз салсак, 1755 елның 25 гыйнварында Елизавета Петровна “Мәскәүдә Университет һәм ике гимназия ачу Указына” кул куя. Шуннан башлап 25 гыйнвар студент көне дип санала.

XIX гасырда исә бу көндә студентлар каникул башлануны бәйрәм итәргә яраткан. Баштарак аны Мәскәүдә генә билгеләп үтсәләр, хәзер инде ул бөтен ил студентларының иң көтеп алган бәйрәменә әверелде.

Студент тормышы – иң күңелле чак. Студент диюгә күз алдына йокысы туймаган, дәресләргә соңга калучы, тиктормас, һәрвакыт нәрсә белән дә булса шөгыльләнүче егет-кызлар, тулай торак маҗаралары, төркемдәшләр искә төшә. Алынмый калган “5”леләр, ашалмый калган иртәнге ашлар, йокысыз төннәр – барысы да тора-бара онытыла. Бары иң күңелле вакытлар гына истә кала.

Ә сез студент чорын ничек искә аласыз? Нинди вакыйгалар аеруча истә калган?

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас в