Яңалыклар
25 гыйнвар 2023, 17:45

Дүртөйле белән Әчит арасы...

 Анда юл төзелеше ничек бара?

https://vk.com/alan.marzattihttps://vk.com/alan.marzatti
https://vk.com/alan.marzatti

“Бүген “Русия автомобиль юллары” дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән бергә тизйөрешле М-12 Казан - Екатеринбург автомобиль юлының Дүртөйле - Әчит участогында төзелеш барышын тикшердек”, – дип язган үзенең ВКонтакте сәхифәсенә Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Алан Марзаев.

275 километр озынлыктагы 4 полосалы яңа юл Дүртөйле, Борай һәм Тәтешле районнары, Пермь крае һәм Свердловск өлкәсе территорияләре аша узачак.

“Трасса торак пунктларны, шулай ук мәдәни мирас объектларын урап узачак. Гамәлдәге юллар челтәре белән элемтә ике транспорт чишелеше аша тәэмин ителәчәк. Берсе – «Уфа - Бөре - Яңавыл» төбәк юлы киселешендә, икенчесе – «Борай - Иске Балтач - Куеда» юлы белән.

Әйткәндәй, эшләр Русия Президенты Владимир Путинның Мәскәү-Казан автомобиль юлын Екатеринбургка кадәр озайту турындагы йөкләмәсе кысаларында алып барыла”, – ди Алан Марзаев.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас