Барлык яңалыклар
Яңалыклар
24 гыйнвар , 16:04

Кредит каникулларын марттан рөхсәт итәчәкләр

Ә.Бикмурзина
Фото:Ә.Бикмурзина

2023 елның мартыннан русиялеләр куллану займнары буенча кредит каникуллары рәсмиләштерә алачак, дип сөйләде "Известия" басмасына Дәүләт Думасының финанс базары буенча комитет башлыгы Анатолий Аксаков.

Моңа кагылышлы законны кыш ахырына кадәр кабул итәргә планлаштыралар. Әле мондый каникулларны мобилизацияләнгәннәр һәм ипотека заемщиклары гына алала.
6 айга түләүләрне кичектереп торыр өчен заемщик түбәндәге критерийларга туры килергә тиеш:

*кереме узган елгы айлык кереме белән чагыштырганда 30 проценттан да артыгракка кимегән хәлдә;
*займ суммасы 450 мең сумнан алып 1.6 миллион сумга кадәр булуы шарт.

Русия банкы бу ярдәм чарасын халык өчен ипотека каникуллары кебек даими ясамакчы.
Механизмны кеше эшен югалтканда, чирләгәндә кулланырга булыр иде. Бу хезмәтләндерелмәгән кредитлар процентын киметергә һәм банк секторындагы катлаулы финанс хәлләрне тотрыкландырырга мөмкинлек бирәчәк, диләр Үзәк Банкта.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в