

21 гыйнварда Беларуська эш сәфәре кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Гомель өлкәсендә Бөек Ватан сугышы корбаннары булган балаларга мемориаль комплекста булды.
Гомель өлкәсе башкарма комитеты рәисе Иван Крупко һәм Башкортстанның рәсми делегациясе вәкилләре белән бергә республика җитәкчесе мемориалга чәчәкләр салды һәм һәлак булганнарны искә алды.
“Без үз эшебезне Беларусьта төгәллибез. Гомельдән Минскига барганда Кызыл Ярга кердек. Бу- меңләгән Белоруссия балаларыннан вермахтның яраланган солдатлары өчен кан алган балалар концлагере.
Бу "цивилизацияле" Көнбатышның чын йөзен аңлау өчен кирәк. Онытмас һәм көчле булу өчен кирәк. Һәм берничә дистә ел элек булган вакыйгааларны бүгенге нацистларга кабатларга ирек бирмәгән махсус хәрби операциядәге безнең сугышчылар өчен дога кылырга кирәк.
Белоруссиядәге кардәшләребезгә ачык йөзле һәм эшлекле булганнары өчен рәхмәт!” — дип язды социаль челтәрләр битендә Радий Фәрит улы.
Бөек Ватан сугышы елларында Кызыл Яр авылында балалар өчен иң зур концлагерьларның берсе урнашкан, анда 8-14 яшьлек балалар тотылган. Сабыйлардан биредә яралы фашист солдатларына күчереп салыр өчен кан алганнар...