

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 20 гыйнварда Беларусь Республикасына эш сәфәре белән барганда Гомель өлкә башкарма комитеты рәисе Иван Крупко белән очрашты. Алар икътисад өлкәсендә төбәкләр арасында хезмәттәшлекне ныгыту турында фикер алышты.
– Былтырдан алып безнең предприятиеләр Русия предприятиеләре белән продукция, чимал, материал белән үзара тәэмин итүдә актив эшли. Үзара сәүдә бәйләнеше нәтиҗәле. Русиядә Гомельнең 526 предприятиесе үз продукциясен сата, - дип билгеләде Иван Крупко. - Узган елда Башкортстан белән Гомель өлкәсе арасында икътисади һәм гуманитар элемтәләр сизелерлек ныгыды.
Иван Крупко хәбәр иткәнчә, былтыр гыйнвар–ноябрь айларында Башкортстан һәм Гомель өлкәсе товар әйләнеше, аннан алдагы елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 68 процентка арткан һәм 40 млн доллар тәшкил иткән.