Яңалыклар
21 гыйнвар 2023, 13:24

"Без кулланырлык идеяләр күп анда"

21 гыйнварда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров  Беларусь республикасына эшлекле сәфәре барышында Гомель өлкә башкарма комитеты рәисе Иван Крупко белән Гомель парк-сарай ансамблендә булды.

"Без кулланырлык идеяләр күп анда""Без кулланырлык идеяләр күп анда"
"Без кулланырлык идеяләр күп анда"

 

21 гыйнварда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров  Беларусь республикасына эшлекле сәфәре барышында Гомель өлкә башкарма комитеты рәисе Иван Крупко белән Гомель парк-сарай ансамблендә булды. Бу Беларусьтагы иң борынгы музейларның берсе.

Комплекска алты музей объекты - XVIII–XIX гасыр архитектура һәйкәлләре керә.Алар исәбендә Румянцевлар һәм Паскевичлар сарайлары, Паскевичларның часовня-усыпальницалары, административ бина, “Кышкы сарай” һәм карау башнясы бар.

Радий Хәбиров архитектура комплексының Почетлы кунаклары китабында автографын калдырып:

–Без Беларусьта ике тулы көн эшләдек. Алар бик тыгыз һәм чараларга -сөйләшүләргә, күп эшлекле һәм конструктив очрашуларга бай булды. Бүген мәдәни пауза эшләргә булдык һәм Гомельдә парк-сарай комплексын карадык. Бу Беларусьтагы иң яхшы паркларның берсе. Без дә үзебезнең паркларны яхшырту өлкәсендә күп эшләр алып барабыз. Ә монда без кулланырлык идеяләр күп, - диде Радий Фәрит улы.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас