Яңалыклар
21 гыйнвар 2023, 09:22

Белорусь киемнәренә игътибар арта

 “Коминтерн”да ирләр өчен курткалар һәм пәлтәләр тегелә башлаган.

Белорусь киемнәренә игътибар артаБелорусь киемнәренә игътибар арта
Белорусь киемнәренә игътибар арта

20 гыйнварда Башкортстанның рәсми делегациясе Беларуссиягә барды. Сәфәр барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Коминтерн” предприятиесенең эшчәнлеге белән танышты. Классик ирләр костюмнары өлкәсендә махсуслашкан әлеге фабрика көненә 900 комплект тегә.

Төбәк Башлыгы тегү һәм тәҗрибә цехында булды, кием күрсәтү күргәзмәсендә җитештерелгән продукция белән танышты.

Фабриканың генираль директоры Ксения Пантюхова сүзләренә караганда, 2018 елда  “Коминтерн”да ирләр өчен курткалар һәм пәлтәләр тегелә башлаган.  Былтыр хатын-кызлар киемнәренең беренче коллекциясе тәкъдим ителгән.  Мәктәп формасы тегүне дә үзләштерәләр.

Кулланучыларның төп өлеше ­-  русиялеләр. Экспортка киткән тегелгән киемнең 70 %ы бездә.

Радий Хабиров “Коминтерн” җитәкчелеге белән хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында сөйләште. Шул исәптән Башкортстан укучылары өчен мәктәп формасы тегү буенча да сүз булды.  

 

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас