Барлык яңалыклар
Яңалыклар
20 гыйнвар 2023, 09:30

Февраль нинди булыр?

Фаразлар тормышка ашармы?

temaufa.ru
temaufa.ru

Озакламый кышның соңгы аена аяк басачакбыз.

Нинди булыр ул? Гыйнвар шикелле зәмһәрир суыклары белән куркытырмы? Әллә күп итеп кар өләшерме?

“Гисметео” порталы синоптиклары фаразлавынча, февральдә аномаль суыклар көтелми. Һаваның иң түбән температурасы 15нче февральдә төнен булачак: термометр баганалары -26 градуска кадәр төшәчәк.

Көндез һава температурасы ай буена -5... -10 градус тирәсе торачак, иң салкын көннәрдә дә -17 градустан түбән төшмәячәк.

Синоптиклар фаразынча, иң күп кар яуган көн 25нче февраль булачак.

Сынап карарбыз.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: