

Бу көннәрдә республикада янә җылыта, дип хәбәр иттеләр синоптиклар.
Башгидромет үзәге мәгълүматы буенча, бүген, 19 гыйнварда, республикада явым-төшем көтелми. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә. Һава температурасы көндез -7, -12 градус, Таулы районнарда -2 градуска кадәр салкын.
Җомга көнне, 20 гыйнварда, Башкортстанда янә явым-төшем көтелми. Җил үзгәрүчән юнәлештә, көчле түгел. Һава температурасы төнлә -14, -19 градус, урыны белән -21, -26 градуска кадәр суытачак. Көндез -7, -12 градус.
Шимбә көнне, 21 гыйнварда, шулай ук явым-төшемсез. Җил үзгәрүчән юнәлештә, йомшак. Һава температурасы төнлә -11, -16 градус салкын булса, урыны белән -19, -24 градускача суытачак. Көндез -5, -10 градус салкын булуы көтелә. Таулы районнарда 0 градус булуы ихтимал.
Әйткәндәй, республиканың зур әһәмияткә ия объектлары аномаль салкыннарны аварияләрсез кичергән.
Чыганак: bashinform.ru