

Бу атнада хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада Мортаза Рәхимовка һәйкәл куелачагы турында игълан итте. Аның авторы скульптор Салават Щербаков булачак.
“Мортаза Гобәйдулла улына һәйкәлне ничек күз алдына китерүен Салават Александровичның үзеннән сорарга кирәк”, – диде төбәк җитәкчесе.
Билгеле скульптор булачак һәйкәлне күз алдына китергән дә инде.
“Һәйкәл портрет төрендә, җылы, күңелгә якын булыр дип уйлыйм. Анда характер һәм тышкы кыяфәт охшашлыгы булырга тиеш. Ул ялган-пафослы түгел, ә эшлекле һәм лаеклы булырга тиеш. Классик һәйкәл архитектура ягыннан төгәл булуны сорый. Бу – Уфага хас күренеш. Шул ук вакытта башкорт бизәү сюжетлары – башкорт характеры булырга тиеш”, – ди Салават Щербаков.
Скульптор әйтүенчә, эш башлау өчен аңа Мортаза Рәхимовны якын белгән кешеләр белән аралашырга кирәк булачак. Бу беренче Президентның холкын, характер үзенчәлекләрен ачыклау өчен кирәк.
“Һәйкәлнең биеклеге шаккатмалы зур булмаячак. Ул уртача булачак. Якынча өч метрлы фигура булыр, мөгаен. Бронза фигура гранит постаментка куелачак”, – дип аңлатты скульптор.
Салават Александрович якын арада эскизлар ясауга тотыначак. Һәйкәлне инде быел ук эшләп бетерергә һәм урнаштырырга мөмкин, дип исәпли ул.
Фигураның кая урнаштырылачагы әлегә билгеле түгел.