Яңалыклар
16 гыйнвар 2023, 07:33

«Зилим-Фест»ка барасызмы?

28 гыйнварда «Красноусольск» шифаханәсе территориясендә «Зилим-Фест. Русия халыклары уеннары» мәдәни-белемне арттыру фестивале үтәчәк.

«Зилим-Фест»ка барасызмы?«Зилим-Фест»ка барасызмы?
«Зилим-Фест»ка барасызмы?

Фестивальнең спорт  өлеше «Мәргән укчы» — традицион җәядән атуны, «Бәйге»  күп төр ярышларын һәм  Бөре укчылары әзерләгән «Рус күңел ачулары» уен- көлке программасын үз эченә ала.

                Чарада Русиянең төрле төбәкләреннән җыелган командалар үзара ярышачак. Быелгы фестивальдә 150ләп кешенең ярышларда катнашуы, 500ләп тамашачының килүе көтелә.

Тамашачылар өчен бай программа әзерләнгән: алар атларда йөриячәк , чаналарда шуачаклар, балалар өчен уеннар һәм гаилә күңелле стартлары әзерләнгән. Ә менә «Бишбармак» кулинар студиясе  streer-food форматындагы гадәти булмаган яңалык әзерләгән.

                Фестиваль барган көннәрдә Уфада туризм буенча форум үтәчәк. Аңарда илнең төрле төбәкләреннән туристлар вакыйгаларын оештыручылар киләчәк. Алар тәҗирибәләре белән бүлешәчәк, туризмга грант белән ярдәм итү мәсьәләсен тикшерәчәкләр.  Алар шулай ук «Зилим-Фест. Русия халыклары уеннары» фестивалендә булачак,  «Торатау» геопаркына сәяхәт кылачаклар.

                Проектта катнашырга теләүчеләрне : https://forms.yandex.ru/u/6398a34973cee708cd4559f3/ сылтамасы буенча теркәлергә чакыралар. «Красноусольск» шифаханәсенә кадәр махсус бәя белән трансфер оештырылачак. Фестиваль белән «ВКонтакте»дагы рәсми сайтында https://vk.com/zilimfest  җентеклерәк танышырга мөмкин.

                Проект мәдәни инициативаларга булышу Президент фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас