

"Уфагормолзавод"ының гендиректоры Илдар Фәйзуллин белдерүенчә, 2022 ел йомгаклары буенча Башкортстан сыер малы саны (365 мең баш) буенча илдә икенче урынны били. Ә товар сөте җитештерү ( 757,3 мең тонна) буенча бишенче урында тора. Шул ук вакытта республикада яшәүчеләрне сөт һәм сөт продуктлары белән тәэмин итү буенча Русиядә алдынгы урыннарда тора. Башкортстанда ел саен бер кешегә 400 килограмм сөт җитештерелә. Медицина нормасы буенча - 325 килограмм.
Башкортстанның сөт җитештерү күләмен елына 1,1 млн. тоннага кадәр җитештерү мөмкинлеге бар, дип билгеләде Илдар Фәйзуллин. "Уфагормолзавод" үзенең эшкәртү куәтен 2023 елның җәенә арттырмакчы. Предприятие 70 исемдә продукция җитештерәчәк.
Җитештерелгән продукциянең 85 проценты республикада сатыла. 15 проценты күрше төбәкләргә озатыла. Соңгы 5 елда предприятиене үстерүгә 700 миллион сум күләмендә инвестицияләр салынган. 2023 елда акча салу күләмен тагын 234 млн. сумга арттырырга исәплиләр.
Республика җитәкчесе Радий Хәбиров Авыл хуҗалыгы министрлыгына эре сөт җитештерүчеләргә өстәмә дәүләт ярдәмен күрсәтү вариантларын тикшерергә кушты.
Фото:requesto.ru