

Бу атнада Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимовны соңга юлга озатырга ил Президенты Владимир Путин үзе килде. Ул шулай ук республика Башлыгы Радий Хәбиров белән эшлекле очрашу үткәрде.
Кайтып китәр алдыннан ил җитәкчесе федераль канал журналисты Павел Зарубинның сорауларына җавап бирде. Хәбәрче үзенең Башкортстанның Белорет шәһәреннән булуын һәм 2000нче еллар башында Путинның аның кече ватанына – Абзак тау-чаңгы курортына килүен искә алды.
Владимир Путин бу урында янә тагын бер тапкыр булырга теләвен белдерде.
“Мин анда рәхәтләнеп чаңгы шудым. Зур канәгатьлек белән тагын бер шуар идем. Яхшы урын!” – диде ул.