

Башкортстан башкаласында Иске Яңа ел кичендә Кыш бабай һәм Карсылуның резиденциясе ябылды.
Аны ябу бәйрәме матур итеп оештырылды. Яңа ел тамашаларының төп кунаклары булган Кыш һәм Карсылу һәммәсе белән хушлашты. Аннары алар вертолет белән кайтыр якка юл тотты.
Исегезгә төшерәбез, быелгы Кыш бабай кунакларны үзенең резиденциясендә 25 декабрьдән кабул итте. Бу вакыт эчендә аның ихатасын меңгә якын кеше килеп күрде. Алар арасында Уфа халкы белән бергә республика шәһәр һәм районнарыннан, илнең башка төбәкләреннән һәм хәтта чит ил вәкилләре дә бар иде.
Киләсе очрашканга кадәр, Кыш бабай һәм Карсылу. Ул вакытка дөньялар тынычланыр дип бик тә өмет итәбез.