Яңалыклар
13 гыйнвар 2023, 04:42

Үзе яңа, үзе иске...

Сез Иске Яңа елны билгелисезме?

http://aktanysh-rt.ruhttp://aktanysh-rt.ru
http://aktanysh-rt.ru

Бүген – Иске Яңа ел. Үзе иске, үзе яңа булган бу бәйрәмнең үз тарихы бар.

Октябрь инкыйлабына кадәр Русия – Юлиан календаре буенча, ә Европа Григориан календаре буенча яшәгән.

Беренчесе Рим империясендә төзелә һәм борынгы египет астрономиясенә нигезләнә. Григориан календаре исә төгәлрәк була, аны XVI гасырда галәм төзелеше турындагы яңа белемнәрне исәпкә алып төзиләр. Ике исәпләү системасы арасындагы аерма 13 көн тәшкил иткән һәм халыкара сәяси һәм икътисади эшләр алып бару өчен уңайсызлыклар тудырган.

1918 елда большевиклар Европа һәм Русия календарьларын тәңгәлләштерер өчен илне Григориан календарена күчерә. Нәтиҗәдә вакыт исәбе 13 көнгә алга сикереш ясый. Шулай итеп Яңа ел көне дә яңа стиль белән 14 гыйнварга күчә. Ул рәсми рәвештә бәйрәм ителмәсә дә, халык аны, Иске Яңа ел дип атап, 13нче гыйнварда билгели башлый.

Иске Яңа елны Русиядә генә түгел, ә элеккеге СССР дәүләтләрендә, шулай ук Грециядә, Сербиядә, Черногориядә, Алжирда, Туниста һәм башка күп кенә илләрдә бәйрәм итәләр.

Русиядә, статистика буенча, иске Яңа елны бәйрәм өстәле артында 50 процент халык каршылый. Ә сез үзе яңа, үзе иске бу бәйрәмне билгелисезме?

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас